news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк Банк сишәмбегә валюталарның рәсми курсларын билгеләде

Россия Банкы элегрәк төп ставканы еллык 20 процентка күтәргән иде.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россия Банкы сишәмбе, 1 мартка валюталарның рәсми курсларын билгеләде. Шул хактагы мәгълүмат регуляторның сайтында урнаштырылган.

АКШ доллары курсы 93,5589 (үсеш – 10,0104 сум), евро 104,4772 сум (үсеш – 10,8778 сум) тәшкил итәчәк.

Үзәк Банк элегрәк төп ставканы еллык 20 процентка күтәргән иде.

24 февральдә иртән РФ Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция башлау турында игълан итте. Соңрак дәүләт башлыгы әлеге карарны мәҗбүри чара дип атады. Көнбатыш илләре вакыйгаларның мондый юнәлеш алуын гаепләп чыкты һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландырырга кереште, шул исәптән Үзәк Банкка каршы да чикләүләр кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100