news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк Банк "Шәфкатьлелек һәм иминлек" иминиятләштерү компаниясенең лицензиясен алган

Әлеге карар компаниянең лицензия эшчәнлегеннән ирекле рәвештә баш тартуы белән бәйле рәвештә кабул ителгән.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россия Банкының 2017 елның 15 мартындагы фәрманы нигезендә “Шәфкатьлелек һәм иминлек” ("Милосердие и благополучие") медицина иминиятләштерү компаниясеннән иминиятләштерү эшчәнлеген алып бару лицензиясен алды, диелгән Россия Үзәк банкы материалларында дип яза  ТАСС агентлыгы.

Әлеге карар компаниянең лицензия эшчәнлегеннән ирекле рәвештә баш тартуы белән бәйле рәвештә кабул ителгән. Ул Россия Үзәк банкы рәсми сайтында басылган көннән үз көченә керә.
“Шәфкатьлелек һәм иминлек” – зур булмаган төбәк иминият компаниясе, баш офисы Красногорскида урнашкан, 1992 елдан мәҗбүри медицина иминияте буенча махсуслашкан.

Россия Үзәк банкы шулай ук "ВВФ-ГРУПП" профессиональ иминият брокеры лицензиясен дә алган. Әлеге компания шулай ук иминиятләштерү өлкәсендә арадашчы хезмәтләреннән ирекле рәвештә баш тартырга хәл иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100