news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк банк россиялеләрнең хезмәт хакы үсешен билгеләп үтте

Белгечләр илдәге эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булып, инфляциягә йогынты ясамавы турында да әйтә.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Үзәк банк белгечләре россиялеләрнең хезмәт хакы үсешен билгеләп үтте. Бу хакта Россия Банк директорлар советы утырышыннан соң хәбәр итте.

Шулай ук хәбәрдә илдәге эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булып, инфляциягә йогынты ясамавы турында да әйтелә. Аның күтәрелү яки кимү факторлары да үзгәрмәгән, диелә. Бу хакта “Российская газета” яза.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot