Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк банк һәм РФ Хөкүмәте агымдагы вазгыятькә карата дөрес адымнар ясый – Путин
“Барысы да дөрес эшләнә, тик моны ярты адымга тизрәк башкарырга кирәк”, - дип белдерде РФ Президенты
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Люция Камалова). Үзәк банк һәм РФ Хөкүмәте агымдагы вазгыятькә карата дөрес адымнар ясый. Бу хакта бүген бу минутларда Мәскәүдә бара торган матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
Илдәге икътисади хәл турында сөйләп, Путин, тышкы икътисади конъюнктура шартларының иң уңышсыз агышында да мондый вазгыять ике ел да дәвам итә ала, әмма вазгыять иртәрәк тә яхшыра башлага мөмкин, диде. “Моны беркем дә төгәл әйтә алмый. Билгесезлек факторлары күп. Моны кризис дип әйтеп була, әмма мин шактый ачык әйттем кебек: Үзәк банк һәм РФ Хөкүмәте агымдагы вазгыятькә карата дөрес адымнар ясый. Әмма кайбер гамәлләрне оператив төстәрәк тә башкарып булыр иде”, - дип ассызыклады В. Путин.
Үзәк банк һәм РФ Хөкүмәте гамәлләренә килгәндә, Илбашы сүзләренә караганда, төп ставканы күтәрү буенча дөрес карар сайланган. “Ул катлаулы вакыйгаларның тулаем чорында бер үк халәттә сакланып калмас дип ышанам. Ничек кенә булса да, икътисад энергия чыгынакларына түбән бәяләр шартларында тормышка һәм эшкә яраклашачак. Минем оптимизмым шуңа нигезләнгән, - дип билгеләп үтте В. Путин. – Икътисад структуризациясе барачак, аның ничек тиз булачагын әйтүе кыен”.
Үзәк банк төп ставканы күтәрде, илкүләм валютаны тотрыклыландыру өчен тагын ни кирәк? Иктисади эшчәнлектә катнашучыларга валюта көчсезлегенә үтеп керү мөмкинлеген бирергә кирәктер. Банк нәкъ шулай эшли дә, аның валюта буенча ставкасы болай да түбән – 0,5 процент”, - дип белдерде В. Путин.
“Барысы да дөрес эшләнә, тик моны ярты адымга тизрәк башкарырга кирәк. Мин Үзәк банкка карата тәнкыйтьне күрәм, әмма Хөкүмәт үз җаваплылык чарасы турында онытырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады РФ Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз