news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк Банк кредит бирүне катгыйландырырга ниятли

Киләсе елның октябреннән банкларга клиентларның керемен исәпкә алырга һәм башка бурычлары барлыгын белергә туры киләчәк.

Үзәк Банк кредит бирүне катгыйландырырга ниятли
архив/Михаил Захаров

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). 2019 елның 1 октябреннән 10 меңнән артык кредит биргәндә Үзәк Банк таләбе буенча клиентларның керемен һәм башка бурычлары барлыгын исәпкә алачак. Бу хакта Россия Банкына сылтама белән “Известия” газетасы яза.

Банклар кредит алырга теләүчеләрдән документ кына сорамаячак, ә аларны тикшерәчәк тә. Хәзерге вакытта керемнәр турында мәгълүматларны ипотека, автокредит яки зур куллану кредиты кебек зур ссуда алганда гына тикшерәләр.

Шулай да, 2020 елның октябренә кадәр 50 мең сумга кадәр һәм автокредитлар өчен займнарны гадиләштерелгән тәртиптә бирү сакланачак. Банклар клиент үзе биргән мәгълүматларга гына таянып эш итәчәк.

Экспертлар фикеренчә, яңалык гражданнарның кредитка бәйлелек дәрәҗәсен киметәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100