news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк Банк: Караклар банк карталары чипларыннан мәгълүматны белә ала

2016 елда скиммер һәм микрокамера куллану очраклары теркәлгән.

(Казан, 20 июн, «Татар-информ»). Явыз ниятлеләр банк картасындагы мәгълүматны магнит полосасы аша гына түгел, ә чиплар белән дә саный белә башлаган. Моннан тыш, алар карталарны алыштыра ала, пин-кодны белеп, карта хуҗасының акчаларына ия булырга мөмкин. Бу хакта ТАСС, Россия Банкының куркынычсызлык һәм мәгълүмат саклау баш идарәсе башлыгы Сергей Петрищевка сылтама биреп, хәбәр итә.

Аның бедерүенчә, 2016 елда банклар тарафыннан скиммер куллану очраклары теркәлгән. Алар җайланма эченә урнаштырыла һәм тыштан күренми.

«Кагыйдә буларак, әлеге җайланмалар магнит полосасыннан барлык мәгълүматны тартып ала, шулай ук аларны чиптан да саный. Скиммер алынган мәгълүматны саклый яисә ерактагы башка җайланмага тапшыра», – диде Петрищев.

Шулай ук явыз ниятлеләр скиммер белән бергә микрокамера панеленә микрокамералар да урнаштырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100