news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк Банк футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан истәлекле тәңкәләр чыгарды

Шуларның дүртесе – көмеш, берсе – алтын, тагын берсе кыйммәтле булмаган металлардан сугылган.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Үзәк Банк 2018 елда Россиядә узачак фубол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан алты истәлекле тәңкә чыгарды, дип хәбәр итә «Российская газета».

Шуларның дүртесе – көмеш, берсе – алтын, тагын берсе кыйммәтле булмаган металлардан сугылган. Көмеш тәңкәләрнең номиналы – 3 сум. Аларның өчесенә футбол тубының стильләштерелгән очыш траекториясе сурәтләнгән. Һәр көмеш тәңкәнең тиражы – 24 мең данә.

Алтын тәңкәнең номиналы – 50 сум. Анда фольклор орнаменты фонында футбол буенча дөнья чемпионаты кубогы сурәтләнгән. Тәңкәнең тиражы – 12 мең данә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100