news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк банк еллык төп ставканы 10 процент дәрәҗәсендә калдырган

2017 елның беренче-икенче кварталларында ставка янә төшәчәк.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Үзәк банк еллык төп ставканы 10 процент дәрәҗәсендә саклаган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

"2016 елның 28 октябрендә Россия банкы Директорлар советы ставканы 10 процент дәрәҗәсендә сакларга карар кабул иткән. Директорлар советы инфляция динамикасы һәм икътисади активлык фаразларга туры килә дип белдерде. Шул ук вакытта кулланучылар бәясе үсеш темплары акрынаюга вакытлыча факторлар үз өлешен кертә, инфляция кимү тотрыклы түгел", - диелгән Үзәк банк хәбәрендә.

Искәртеп үтик: агымдагы елның 16 сентябрендә Үзәк банк еллык төп ставканы 10,5 проценттан 10 процентка кадәр төшерде. Регулятор 2017 елның беренче-икенче кварталларында ставка янә төшәчәк дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot