Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк банк ел башыннан 120ләп финанс пирамидасын ачыклаган
Пирамидада катнашкан кешеләргә килгән зыян җан башына уртача 40−80 мең сум туры килә.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Россия Үзәк банкы ел башыннан илдә 120ләп финанс пирамидасын ачыклаган. Бу хакта ачык базарда намуссыз практик гамәлләр алып баруга каршы Дәүләт идарәсе җитәкчесе Валерий Лях җиткергән.
«Өченче кварталда без 30лап, ә ел башыннан 120ләп финанс пирамидасын ачыкладык», — дип шәрехләгән Лях РИА “Новости”га. Аның сүзләренчә, пирамидада катнашкан кешеләргә килгән зыян җан башына 40−80 мең сум туры килә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда финанс пирамидасы белән бәйле соңгы очрак август аенда теркәлгән иде. Ул вакытта җинаять эше 35 яшьлек Екатерина Никоновага (191 млн. сумнан артык) оешкан төркемдә ялган документлар кулланып аеруча зур күләмдәге мошенниклык кылган өчен кузгатылган. Тикшерү фаразлавы буенча, 2005 - 2008 елларда Никонова һәм төркемдә катнашучылар 191 млн сум акчаны инвестиция программасына кертемнәр дип алганнар. Финанс пирамидасына җәлеп итү өчен матди түләүләр системасы булдырып пайчыларны тартканнар. Намуссыз эшчәнлек «Гарант Инвест» компаниясе исеме астында алып барылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз