news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банк ел ахырына кадәр бензинга бәяләр артмаячак дип ышандыра

Ягулыкка акцизларның вакытлыча кимүе һәм Хөкүмәт чаралары ярдәме белән, Россиядә бензин һәм дизель ягулыгы бәясе стабильләшә.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Үзәк банк фаразлары буенча, ел ахырына кадәр бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнмәячәк. Бу хакта “Известия” газетасы яза.

Үзәк Банкның акча-кредит турында докладында, эчке базарда автомобиль ягулыгына бәя сизелерлек артмаячак, диелә. Бензин һәм дизель бәясен стабильләштерүгә акцизларның вакытлыча кимүе ярдәм итә. Моннан тыш, нефть компанияләре ваклап сату бәяләрен арттырмыйча тотып тору буенча килешүне бозса, хөкүмәт нефть продукциясенә пошлинаны арттырырга мөмкин.

Шулай ук документта әйтелгәнчә, бензин һәм дизель бәясен үзгәртмичә тотып торуга ягулыкның биржа сатулары артуы да ярдәм итә.

Россиянең Икътисади үсеш министрлыгында Үзәк Банк фаразлары белән килешкәннәр. Апрель-июнь айларында бензин һәм  дизель ягулыгы бәясе 8,9 һәм 8,5 процентка кыйммәтләнгәнен дә искә алганнар. Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә җәй ахырына бензин бәясе уртача 0,3 процентка кимегән. Гомумән алганда, августта бензинның бер литры 43,27 сум, дизель ягулыгының бер литры – 44,53 сум торган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100