news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк банк өч иминият компаниясенең лицензиясен алган

Лицензияләрне алу сәбәбе булып, әлеге компанияләрнең үз теләкләре белән лицензия эшчәнлегеннән баш тартуы тора.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Үзәк банк «Реюнион», «Венские страховые брокеры» һәм «Новый страховой альянс» компанияләренең арадашчы иминият брокерлары эшчәнлегенә лицензияләрен алган.

Лицензияләрне алу сәбәбе булып, әлеге компанияләрнең үз теләкләре белән лицензия эшчәнлегеннән баш тартуы тора. Карар үз көченә 10 апрельдә керә.

Шулай ук регулятор сайтында Росэнергобанкның да лицензиясез калуы турында хәбәр ителә. 10 апрельдән Үзәк банк карары нигезендә, Мәскәү Росэнергобанкының банк операцияләрен башкаруга лицензиясе алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot