news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банк бюджет акчасын алучыларны "Мир" картасыннан файдаланырга мәҗбүр итәргә җыена

2018 елның 1 гыйнварыннан счетлар буенча дәүләт бюджетыннан күчә торган акчаларга кагылышлы бөтен операцияләр карталар ярдәмендә генә башкарылачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Үзәк банк коммерцияле банкларга бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә "Мир" картасы бирергә тиешле срок билгеләде. 2018 елның 1 гыйнварыннан счетлар буенча дәүләт бюджетыннан күчә торган акчаларга кагылышлы бөтен операцияләр шундый карталар ярдәмендә генә башкарылачак, дип хәбәр итә «Ведомости» газетасы.

Банклар бюджеттан яки дәүләт фондларыннан, шул исәптә пенсия һәм җирле үзидарә органнарыннан акча алучы клиентларны карта белән тәэмин итәргә тиеш. Хәзер дә бу счетлар "Мир" картасына бәйле, әмма илкүләү түләү системасында катншучы банкларның күбесе карта чыгару эшенә керешмәгән. 142 финанс оешмасының 25 е генә эмиссия үткәргән, алар арасында Саклык банкы һәм ВТБ төркеме банклары да юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100