news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банк башлангыч ставканы 9,75 процент дип билгеләде

Инфляция ягыннан куркыныч кимесә дә, ул барыбер югары дәрәҗәдә.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Үзәк Банкының директорлар советы еллык башлангыч ставканы 9,75 процентка кадәр төшерү турындагы фикергә килде, дип яза "Известия".

Ул моңа кадәр 10 процент иде. Билгеләп үтелгәнчә, инфляция, фаразларга караганда, тизрәк әкренәя. Шулай ук икътисади активлыкны торгызу бара. Инфляция ягыннан куркыныч кимесә дә, ул барыбер югары дәрәҗәдә булып кала.

Мондый шартларда, әгәр дә катгый акча-кредит сәясәте саклана икән, максатчан инфляция дәрәҗәсе ел ахырына 4 процентка җитәчәк. Моннан тыш, ул киләчәктә дә сакланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100