news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк Азиядәге иң зур мәчет октябрь аенда ачылачак

Үзәк Җәмигъ мәчете территориясендә бер үк вакытта 120 меңгә якын кеше намаз укый алачак.

Үзәк Азиядәге иң зур мәчет октябрь аенда ачылачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Үзәк Азиядәге иң зур мәчетне 2019 елның октябрендә Таҗикстан башкаласында ачарга ниятлиләр. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы Avesta.Tj мәгълүмат агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Үзәк Җәмигъ мәчете территориясендә бер үк вакытта 120 меңгә якын кеше намаз укый алачак.

  • Аллаһ йортына 2009 елның октябрендә нигез салынган. Төзелеш проектын Таҗикстан һәм Катар белгечләре әзерләгән.

Мәчетнең дүрт манарасы бар, аларның һәркайсының озынлыгы 75 метрга җитә. 47 метрлы төп гөмбәз белән беррәттән Аллаһ йортында тагын 20 зур һәм кечкенә гөмбәз бар.

Үзәк Җәмигъ мәчете Дүшәнбенең төньяк өлешендә урнашкан, ул 12 гектар мәйданны били. Мәчет янәшәсендә китапханә, музей һәм актлар залы бар.

Проектның бәясе 100 миллион долларга якын тәшкил итә. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot