news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Үз илемдә — үз көем» конкурсының гран-при иясе 20 000 сум акчалата премия алачак

Катнашучылар өчен конкурста җиңүнең беренче критерие — онытыла башлаган җырны табу.

«Үз илемдә — үз көем» конкурсының гран-при иясе 20 000 сум акчалата премия алачак
Солтан Исхаков

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Тәртип» радиосының «Үз илемдә — үз көем» конкурсы җиңүчеләрен акчалата бүләкләр көтә.

«Без конкурс игълан иткәндә приз фонды турында әйтмәгән идек. Шуңа күрә катнашучылар өчен приз гына стимул булмады. Әмма нигә әле катнашучыларга күчтәнәч ясамаска?!», — диде «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыров конкурска багышланган матбугат конференциясендә.

Оештыручылар дүрт җиңүчегә премия бирәчәк. I, II һәм III урынны алучыларга 5, 10 һәм 15 мең сум премия каралган. Гран-при иясенә 20 мең сум акчалата премия биреләчәк. Катнашучыларга иганәчеләрдән башка төрле бүләкләр дә каралган.

Катнашучылар өчен конкурста җиңүнең беренче критерие — онытыла башлаган җырны табу. Вокал мөмкинлек бәяләнә, әмма аның беренчел булмавын ассызыклады Айваз Садыров.

«Үз илемдә — үз көем» конкурсы 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 26 апрельдә игълан ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100