news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Үз хезмәткәрләренә кыярлар

^Үз хезмәткәрләренә кыярлар

(Чаллы, 9 март, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Чаллыда "Картон-кәгазь комбинаты" предприятиесенең теплицасында беренче кыяр уңышын җыйдылар. Алар 700 квадрат метрга якын мәйданда үстерелә. Кыяр уңышы предприятие профилакториена җибәрелә һәм үз хезмәткәрләренә базар бәясеннән 10-15 сумга арзанракка сатыла.

Зур уңыш март ахырында көтелә. Түтәлләрнең һәр квадрат метрыннан 15 килограммга якын кыяр җыярга ниятлиләр. Ә апрельдә беренче помидор уңышы җыяр вакыт җитәчәк. Алар 400 квадрат метр мәйданда үсә. Әмма "Картон-кәгазь комбинаты" предприятиесендә теплицаның төп бурычы - предприятие, профилакторий, шәһәр яны ял базасы һәм комбинат эшчеләре яшәүче 17нче торак микрорайон территориясен яшелләндерү өчен чәчәк үсентеләре үстерү, дип саныйлар. Теплицада 20 төрле чәчәк орлыгы утыртылган һәм алардан берничә дистә мең үсенте алырга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100