news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үз гомеремдә бер тапкыр да допинг кулланмадым – Данис Зарипов

«Ак Барс» командасы хоккейчысы тыелган матдәләр кулланмавын раслар өчен азакка кадәр көрәшәчәген җиткергән.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Допинг аркасында ике елга уеннардан читләштерелгән Казанның «Ак Барс» командасы хоккейчысы Данис Зарипов үзенең тыелган матдәләр кулланмавын һәм апелляция тапшырачагын җиткергән.
 
«Мин апелляция тапшырачакмын, азакка кадәр көрәшәчәкмен. Үз гомеремдә бер тапкыр да допинг кулланмадым», – дип җиткергән «Спорт-Экспресс»ка Зарипов.
Ул шулай ук әлеге хәл буенча аңлашылмаучанлыклар күп булуын да белдергән.
 
«Анализдагы тыелган матдәләрме? Аңлавымча, алар минем организмга ризык белән дә керергә мөмкин. Мине допингны яшереп калдырырга сәләтле препарат өчен җәзага тартканнар. Болар барысы да аңлашылмый, исемемне тапламас өчен азаккача көрәшәчәкмен», – дигән хоккейчы. 
 
Исегезгә төшерәбез, Гагарин кубогын 4 тапкыр яулаган бердәнбер уенчы, 6 июльдә ул «Ак Барс» командасы белән ике елга килешү төзегән Данис Зариповның 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелелүе билгеле булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100