news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөфәр Рәмиев Тукайның бүгенге көнгәчә табылмаган ике кулъязмасы барлыгын әйтте

«1929 елларда Китап палатасында Тукайның ике кулъязмасы барлыгы турында әйтелә», — диде ул.

Зөфәр Рәмиев Тукайның бүгенге көнгәчә табылмаган ике кулъязмасы барлыгын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Зөфәр Рәмиев фикеренчә, татар шагыйре Габдулла Тукайның бүгенге көнгә кадәр билгеле булмаган ике кулъязмасы табылмаган.

«Моннан 15 элек Татарстан Китап палатасы бар иде. Хәзер ул Татарстан Республикасы дәүләт матбугат архивы дип атала. 1929 елларда Китап палатасында Тукайның ике кулъязмасы барлыгы турында әйтелә. Шул кулъязмаларның бүгенге көнгәчә табылганы юк. Матбугат архивында шактый материаллар әле тикшерелмәгән дип әйтеп була», — диде ул «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсендә.

Галим «Фикер» газетасының да берничә саны табылмаганын әйтте. «Анда да Габдулла Тукайның әсәрләре, һичшиксез, булырга тиеш. Гомумән, Тукайны өйрәнү эше дәвам ителергә тиеш», — диде ул чыгышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot