news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөфәр Гаязов: Швед өстәлендә милли ризыкларга өстенлек биреләчәк

Конфедерацияләр кубогы вакытында кунакларга татар һәм русларның милли ризыклары тәкъдим ителәчәк.

Зөфәр Гаязов: Швед өстәлендә милли ризыкларга өстенлек биреләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанга килгән кунакларны милли ризыклардан торган  “швед” өстәлләре "көтеп торачак". Бу хакта Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары берләшмәсе рәисе Зөфәр Гаязов әйтте.

“Традицион швед өстәленнән тыш, без милли ашларга да өстенлек бирәбез. Без аларны тәкъдим итәбез, мастер-класслар белән тулыландырабыз”, - диде ул.

Чит ил кунакларына үз милли ашлары да тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, Кытайдан килгән кунаклар Казанда әзерләнгән азиат ризыкларыннан уңай фикердә калган. Әмма Конфедерацияләр кубогы вакытында басым, барыбер, Татарстанда булган милли ризыкларга ясалачак. Бу рус һәм татар ашлары.

Казан шәһәренең һәм Татарстанның кунакханәләр берләшмәсе президенты Гөлнара Сафина хәбәр иткәнчә, Казандагы уеннарның иң кызган чагында кунакханәләр 90% тулган булачак. Хәзерге вакытта кунакханәләр 65 %ка  тулган.  100% булган кунакханәләр дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot