news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөфәр Билалов, Ленар Сәйфиев, Рөстәм Закиров армиядәге "ватник-сырма"ларны калдыру яклы

Саклану министрлыгы сырма-телогрейкалардан баш тартып, запасларны сату турында игълан итте

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Армиядә “ватниклар” бетәчәк – Саклану министрлыгы сырма-телогрейкалардан баш тарта һәм бу запасларны аукционда сатачак. “Татар-информ” мәгълүмат агенлыгы хәбәрчесе татар эстрадасының популяр һәм хәрби хезмәттә булган артистларыннан бу уңайдан фикерләрен белеште.

Яшь җырчы Ленар Сәйфиев армия сафларында 1 ел булган. Ул 2008-2009 елларда хезмәт иткән.

“Мин хезмәт иткән елларда кышлар бик салкын килде. Казармада хәтта икешәр юрган ябынып ята идек. Армия шуның өчен дә армия инде ул, бер әйбер дә җиңел генә бирелми. Минем уйлавымча, армиядә җылы кием кирәк. Вакытның күп өлешен кайчагында урамда үткәрәсең. Атарга йөргәндә безгә мамыктан сырылган киемнәр бирәләр иде, алар бик авыр инде. Әмма әйтүемчә, шуның өчен дә армия инде ул, җиңел генә булмый. Элек шинельләр тагын да авыррак булган. Әмма җылылыкны әйбәт саклый, элеккеге формалар җылырак алар. Хәзер яңа технологияләр белән тексәләр, күпкә әйбәтрәк булыр иде”, - дигән фикердә җырчы.

Ленар Сәйфиев хезмәт иткәндә, солдатлар кирза итекләрдән йөргән. “Соңрак хезмәт итүчеләргә берцалар бирелде. Ул җиңел инде, билгеле. Кирза исә көнозын үзе үк дымны сеңдерә. Аяк чолгауларына (портянка) алмаш уйлап тапсалар, бик әйбәт булыр иде, билгеле. Аны дөрес чолгамасаң, ул аяк киеме эчендә төерләнә, йөргәндә авыр. Тик моның да бер хикмәте бар. Чолгауны дөрес итеп чолгый белергә кирәк. Чолгый белмәгән солдат — әйбәт солдат түгел инде ул".

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров фикеренчә, сырган чалбар белән сырмадан тулысынча баш тарту бик үк дөрес түгел. “Безнең Россия зур, нинди хезмәттә булуың да мөһим. Елның кайсы вакытында файдаланудан да тора. Минемчә, запас булып бераз булса да сакланырга тиеш, дөнья хәлен белеп булмый. Бездә киссәләр — төптән үк кисәләр, бөтенләй 100 процент бетерергә кирәкмидер, дип саныйм. Нинди көчләрдә хезмәт итүчеләр санына карап, сырган киемнәрнең күләмен билгеләргә мөмкин.Мин үзем Германиядә хезмәт иттем, анда бушлатлар киеп йөрдек, йөрүен. Бик салкын җирләрдә хезмәт итәргә туры килмәде. Җирлегенә, климатына карап эшләргә кирәк бу эшне”, - диде Рөстәм әфәнде.

Татарстанның атказанган һәм халык артисты Зөфәр Билалов юл-комендант гаскәрләрендә хезмәт иткән. “Безгә ул сырган киемнәрнең кирәге булдымы икән, хәзер хәтерләмим дә. Әмма минемчә бу ихтыяҗ климат зонасына карап билгеләнәдер. Армиядә тулысынча монардан баш тарту, миңа калса, дөрес түгел. Чөнки Себер якларында, төньякта солдатлар хезмәт итә. Салкын якларда хезмәт итүчеләргә бу бик кирәк һәм аны бетерү дөрес әйбер түгел, дип саныйм. Чөнки бу сәламәтлек өчен мөһим. Авыру солдат хезмәт итә алмый. Мисал өчен, инженер-төзелеш гаскәрләре өчен алыштыргысыз кием бу”, - диде Зөфәр әфәнде. Хәрби хезмәттә ул 1984-1986 нчы елларда булган.

Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов хәрби хезмәттә булмаган. Шуңадырмы, аның фикере армиядә булган хезмәттәшләреннән бераз аерыла. “Әгәр дә яңа форма уңайлырак икән, бәлки аны алыштыру кирәктер дә. Хәзер армиягә караш икенче төрле. Шуңа да яңа форма кертүдә, искесенә караганда, күпкә яхшырактыр, дип саныйм. Сырган чалбар белән телогрейкаларны башка киемгә алыштыралар икән, бу тикмәгә генә түгелдер. Хәзер бит технологияләр заманы. Җиңелрәк, уңайлырак кием тәкъдим итәләрдер”, - диде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100