news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөфәр Билалов: Хәниянең сәхнәдә күтәрелүенә тормыш иптәше Габделхәй дә этәргеч биргәндер

"Җырланмаган җырлары күп иде, миңа калса", – ди мәрхүм җырчының сәхнәдәше.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Һәр җырлаган җыры хит, халык күңелендә яңгырый", – дип белдерде җырчы Зөфәр Билалов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Хәния Фәрхине соңгы юлга озату чарасында.

"Хәния белән без сәхнәдәшләр, чордашлар, шуңа күрә көтелмәгән кайгы. Нишлисең бит, иртәрәк китте, әле җырланмаган җырлары күп иде, миңа калса. Питрәч турындагы җыры белән таныла башлады, аннары "Әлдермеш" җыры этәргеч бирде. "Бәйрәм" ансамбле белән сәхнәдә яңадан кабынып китүенә тормыш иптәше Габделхәй дә этәргеч биргәндер. Яңадан күтәрелергә этәргеч булса, эшләве җиңелрәк. Һәр җырлаган җыры хит, халык күңелендә яңгырый. Урыны оҗмахта булсын!" – дигән теләктә калды Зөфәр Билалов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100