Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зөфәр Абдуллин: “Давыл еккан агачларны үз вакытында җыештыру министрлыкның махсус контролендә”
Зөфәр Абдуллин: “Давыл еккан агачларны үз вакытында җыештыру министрлыкның махсус контролендә”
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Ике давыл нәтиҗәсендә, Татарстан территориясендә 3500 гектар мәйданда урманнар зыян күргән, гарасат еккан агачларның күләме 145 мең кубометрдан артып китә. Бу хакта бүген журналистларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе башланыр алдыннан әлеге ведомство башлыгы Зөфәр Абдуллин хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, Татарстан территориясендә 1 июньдә һәм 8 июльдә узган давыллар 11 урман хуҗалыгына зыян салган. 1 июньдә гарасаттан аеруча Минзәлә урман хуҗалыгы (Минзәлә, Актаныш районнары) зыян күргән. 8 июльдә давыл кабатланып, Лаеш, Пригород, Әлки, Нурлат, Кама, Ислейтар, Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыклары чикләрен камаган. “Шактый зыян килде”, - дип билгеләп үтте ул.
Гарасаттан соң ук, министрлык белгечләре территорияләрне тикшерде, зыян күргән урман хуҗалыкларына барды. З.Абдуллин сүзләренчә, әлеге урман хуҗалыкларында гадәттән тыш хәл килеп туган – кыска вакыт эчендә ауган агачларны җыештыру зарур, ә бу җиңел түгел. Шуңа да карамастан, көз җиткәнче бу бурычны үтәргә кирәк, чөнки вакыт узу белән агачның сыйфаты югала һәм урманга зыян салучы корткычлар үрчергә ммөкин. “Бүген давыл нәтиҗәләрен бетерүдә барлык урман хуҗалыклары катнаша, урман хуҗалыклары эшчеләре зыян күргән территорияләрне җыештыру белән мәшгуль. Урман хуҗалыгында кулланырга яраксыз агачларның бер өлеше халыкка сатыла. Республика халкына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: бәяләр югары түгел, ылыслы агачларның бер кубометры – 30 сум, утын – 2 сум. Төзелеш материаллары кирәк булса, безнең урман хуҗалыкларына турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала, материал алу мөмкинлеге бар”, - дип аңлатты З.Абдуллин.
“Давыл еккан агачларны үз вакытында җыештыру министрлыкның махсус контролендә”, дип ассызыклады министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз