news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үз эшләрен үзләре оештыручылар салым органнарына исәпкә мобиль кушымта аша баса алачак

Татарстан Салым хезмәте идарәсе башлыгы үз эшләре белән мәшгуль кешеләргә бюрократия мәсьәләләре мөмкин кадәр аз булачагын ышандырды.

Үз эшләрен үзләре оештыручылар салым органнарына исәпкә мобиль кушымта аша баса алачак
Александр Эшкинин

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Үз эшләрен үзләре оештыручы кешеләр Федераль салым органнарына исәпкә смартфонда “Минем салым” ("Мой налог") мобиль кушымтасы аша баса алачак. Бу хакта Татарстан Салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин Казан “Штаб”ында үзмәшгульләр белән очрашуда әйтте.

“Эшләнеп беткәч һәм әзер булганнан соң, налог.ру сайтына керегез. “Минем салым” („Мой налог“) кушымтасын смартфонга йөкләгез, паспортыгызны сканерлаштырыгыз һәм салым оешмасына җибәрегез. Башка бер җиргә дә кермәгез һәм берни эшләмәгез. Үз эшләре белән мәшгуль кешеләр өчен бюрократия шуның белән төгәлләнә”, - диде Сафиуллин аларны исәпкә алу мәсьәләсендә.

Үзмәшгуль кешенең хезмәткәрләре дә, эш бирүчесе дә булмаска тиеш, диде ул. "Аларның еллык товар әйләнеше 2,4 млннан артмаска тиеш", дип ачыклык кертте Сафиуллин.

Октябрь ахырында үз эшләре белән мәшгуль кешеләр өчен салым турындагы закон проекты Дәүләт Думасының беренче укылышында каралачак. Закон проекты “Һөнәри эшчәнлеккә салым” дип аталган рәсми атама алган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot