news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үз эшен башлаучы 84 фермер “Башлангыч фермер” грантын откан

“Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус программасы буенча, 122 фермер әлеге ярдәмгә дәгъва кылды”, - диде министр урынбасары.

Үз эшен башлаучы 84 фермер “Башлангыч фермер” грантын откан
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Авыл хуҗалыгы министрлыгының фермерларга ярдәм йөзеннән оештырылган грант конкурсының беренче этап җиңүчеләре билгеле. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов сүзләренчә, конкурсның беренче этабы инде тәмамланган.

“Башлангыч фермер” программасына гариза тапшырган 122 фермерның, 84е грант отты. Бу 186 млн сумны тәшкил итә. “Гаилә фермасы” грантына 50фермер дәгъва кылды. Шуларның 36сы җиңеп чыкты. “Кооперативлар” программасында 13 кооператив катнашты, шуның 8се грантка ия булды. 7се икенче турда көчен сыный”, -диде урынбасар.

“Башлангыч фермер” грантының икенче этабына гариза тапшырган фермерларның эшен эксперт комиссиясе бу атнада карап бетерәчәк.

“Киләсе атнада грант конкурсын игълан итеп, фермерларга җитешсез якларын төзәтеп бетерү өчен искәрмәләр ясап, өстәмә нинди документлар китеререргә кирәклеген әйтәчәкбез”, - диде Хәбипов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100