news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Южный” автовокзалында Казан - Тольятти яңа рейсы гамәлгә куелган

Рейска кузгалу вакыты – 10.30

 (Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан башкаласының “Южный” автовокзалында Казан - Тольятти көндәлек яңа рейсы гамәлгә куелган. Рейска кузгалу вакыты – 10.30.

Шулай ук “Южный” автовокзалы Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәренә туристик маршрутларын күрсәтеп, төбәкара һәм муниципальара юнәлешләр буенча расписаниесен яңарткан.

Белешмәләр өчен телефон (843) 2-37-33-23, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot