news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Южный» автовокзалы бәйрәм алды һәм бәйрәм көне рейсларын ача

Пассажирлар өчен өстәмә рейслар Татарстан эчендә һәм аннан читкә дә каралган

  (Казан, 4 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). «Южный» автовокзалы бәйрәм алды һәм бәйрәм көне рейсларын ача. Пассажирлар өчен өстәмә рейслар Татарстан эчендә һәм аннан читкә дә каралган. Бу хакта “Татар-информ” МА на автовокзалның диспетчерлык хезмәтендә белдерделәр.

Өстәмә рейслар Тольятти, Уфа, Димитровград, Оренбургка башкарылачак. Шулай ук Салават, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Чистай, Лениногорск, Баулыга да барырга мөмкин. Бөгелмә, Нурлат, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матакка һәм башка пунктларга да өстәмә автобуслар билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot