news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ вәкиле: Машина белән идарә итү 9 сәгатьтән артырга тиеш түгел

Юлда руль артында булу вакыты 9 сәгатьтән дә артырга тиеш түгел. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә катгый кисәтте.

«Юл йөрү кагыйдәләренең 26.1 пункты нигезендә, йөк машиналары һәм автобуслар белән идарә итү таләпләре буенча, руль артында булу вакыты 9 сәгатьтән артырга тиеш түгел. Юкса, бик аяныч хәлгә, үкенечкә китерергә мөмкин. 4,5 сәгать баргач, туктарга кирәк, тәнәфес 45 минуттан да кимрәк булмаска тиеш. Бу тәнәфес ике өлешкә дә бүленә ала: 15 һәм 30 минутка. Әлеге таләпләрне җиңел машина йөртүчеләр дә үтәргә тиеш», - диде Дамир Бикмөхәммәтов.

Белгеч машина йөртүче йоклап китүе аркасында чыккан аварияләргә мисаллар китерде.

Быел 7 нче апрельдә Биектау районында 53 яшьлек ГАЗ йөртүчесе, руль артында йоклап киткән дип фаразлана. Башта бер йөк машинасына ышкылып уза, аннары икенче йөк машинасына бәрелә. ГАЗ йөртүчесе һәлак була.

Алабуга районында 22 нче апрельдә «Лада» автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе арган килеш барып, каршы як юлга чыгып, «Скания» машинасы белән бәрелешә. «Лада» йөртүчесе урында ук җан бирә.

2024 елның 1нче апрелендә Баулы районында һәлакәт була. «Ниссан» машинасы руле артында булган 1960 елгы ир-ат, алҗыган хәлдә каршы якка чыгып, КАМАЗ белән бәрелешә. Үзенең, хатынының, 1982 елгы улларының һәлакәт урынында гомерләре өзелә. Алар Краснодар краеннан Новосибирскига туйга барганнар. Кире Краснодар краена кайтып барышлары булган. Юлда тәүлектән артык булганнар, туктамаганнар. 29 сәгатьтән артык өчесе рульдә алмашынып барган.

2024 елның 19нчы апрелендә Бөгелмә районында авария килеп чыга. «Лада Калина» машинасының 1969 елгы йөртүчесе, алҗыган хәлдә каршы як юлга чыгып, «Лада Гранта» белән бәрелешә. Ике йөртүче һәм «Гранта» пассажиры һәлакәт урынында үлә, «Калина» пассажиры зыян күрә. «Алар Бөгелмәдән Түбән Камага уллары янына барганнар, аннары кире төнлә өйләренә кайтырга чыкканнар. Ире йоклап китеп, каршы як юлга чыга, һәм өч кеше һәлак була», - диде Дамир Бикмөхәммәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100