Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ЮХИДИ вәкиле ерак юлга чыгучыларга йокыга каршы җайланма алырга киңәш итте
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов интернет-кибетләрдә йокыга каршы җайланма сатып алу мөмкинлеге турында сөйләде.
«Бу җайланма колакка киертелә. Аның гадирәге якынча 1 мең сум тора, йөртүче әзрәк башын ия башласа, сигнал бирә. Бу җайланма бер ярдәмче генә, ул ялны алмаштырмый», - диде ЮХИДИ вәкиле. Ул рульгә ял һәм эш режимын үтәп кенә утырырга яраганын катгый кисәтте.
Дамир Бикмөхәммәтов тиздән отпусклар чоры башлануын, күпләр ял итәргә кузгалуын искәртте. Белгеч отпуск алдыннан маршрутны алдан өйрәнергә, мөмкинлек булганда, шәхси транспортта бармаска, җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итте. Сәяхәткә алдан сатып алган билетлар арзанрак булуын да искәртте.
«Алгы утыргычта 12 яшькә кадәр балалар махсус креслода эләктерелгән булырга тиеш. Артта 7 яшьтән узган балаларны куркынычсызлык каешлары белән эләктерергә рөхсәт, тик баланың гәүдәсенә дә карау мөһим. Каеш күкрәк аша узарга тиеш, муеннан түгел, шуңа күрә ул каешлар аларны куркыныч туса, коткармый. Арткы утыргычта да баланы 12 яшькә кадәр дә креслода йөртсәң, хәерлерәк», - дип саный Дамир Бикмөхәммәтов.
ЮХИДИ вәкиле куркыныч маневрлар ясамаска, арыганлыкны сизүгә, шунда ук туктап, ял итеп алырга киңәш итте. «Хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куеп, транспорт чарасы белән алҗыган хәлдә идарә итү тыела. Руль артында озак булу игътибарны читкә юнәлтә, реакция тизлеген киметә. Туктап, чыгып йөреп керсәң дә, көч керә», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз