news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ Татарстан халкын салкын көннәрдә ерак сәфәрләргә чыкмаска өнди

Республика Дәүләт автоинспекциясе республика халкын юлда сак булырга һәм Татарстанда аномаль салкыннар булганда ерак сәфәрләргә чыкмаска өнди.

Машина йөртүчеләргә юлга чыгар алдыннан автомобильне җентекләп тикшерергә кирәк. Дизель ягулыгында эшли торган техникага куркыныч күбрәк яный, ягулык салкынга чыдам түгел һәм ул куелана.

Көтелмәгән хәлләр булган очракта, Дәүләт автоинспекциясенә 8(843)5-333-888 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100