news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ Татарстан шоферларын эссе һава торышы куркынычы турында кисәтте

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстан Республикасы территориясендә +37 градуска кадәр эсселек көтелә.

ЮХИДИ организмга эсселекнең тәэсире алкоголь тәэсире белән охшаш булуын искәртә. Машина салонында температура күтәрелгәч, шофер тизрәк арый, игътибар таркала, тән изрәү һәм йокымсырау барлыкка килә, бу исә юл-транспорт һәлакәте куркынычын арттыра.

Шоферларга иркен кием кияргә, күбрәк сыеклык эчәргә, туктаганда машинаны күләгәгә куярга, алгы пыяланы махсус экран белән ябарга, хәрәкәтне автомобиль салонын интенсив җилләткәннән соң гына башларга киңәш итәләр.

Балаларны яки йорт хайваннарын салонда калдырырга ярамый, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot