news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ мотобатальоны хезмәткәрләре Казанның Совет районында исерек питбайкерны тоткан

Бүген ЮХИДИ мотобатальоны хезмәткәрләре Казанның Совет районы Иман урамында 34 яшьлек питбайкерны тоткан. Аның исерек булуы ачыкланган.

Ир-атка карата берничә маддә (әлеге транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмау, медицина тикшерүе узудан баш тарту, ОСАГО полисы булмау һәм тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт белән идарә итү) буенча административ беркетмәләр төзелгән.

Үз чиратында, питбайкны махсус тукталышка алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot