Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди
Иртәгә, 2 февральдә, Татарстан юлларында бозлавык көтелә. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне аеруча сак булырга чакыра, дип хәбәр ителә Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең Telegram-каналында.
Машина йөртүчеләргә куркыныч маневрлардан сакланырга, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле хәрәкәтләр ясамаска, шулай ук автомобильләр арасын арттырырга киңәш итәләр.
Машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарга игътибар бирергә кирәк.
Татарстанның ЮХИДИ хезмәте юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз