news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ машина йөртү таныклыгын алу шартларын үзгәртергә җыена

Россиянең ЮХИДИ идарәсе машина йөртү таныклыгын алу шартларын үзгәртергә ниятли, әмма документ тулысынча әзер түгел әле. Ведомство башлыгы урынбасары Олег Понарьин XXV Петербург халыкара икътисади форумында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Безнең профильле бүлекчә әзерли торган кайбер үзгәрешләр хакында әлегә фикер алышулар гына үткәрелә, анда һөнәри бергәлек вәкилләре дә катнаша. Шунлыктан әзер документ турында сөйләргә иртәрәк әле... Быел алга китеш булыр дип уйлыйм», - диде ЮХИДИ вәкиле.

«Коммерсантъ» газетасы РФ Хөкүмәтенең июнь башында «Юл хәрәкәте иминлеге турында»гы законга үзгәрешләрне хуплавы хакында элегрәк язып чыккан иде. Дәүләт Думасы закон проектын кабул иткән очракта, үзгәрешләр 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.

Исерек килеш рульгә утырган өчен тиешле җәзасын алган машина йөртүчеләргә суд карарыннан соң бер ел дәвамында ЮХИДИ идарәсендә имтихан тапшыруны тыячаклар. Башка дәүләтләрнең гражданнарына исә, үз чиратында, паспорт алганнан соң бер ел үткәч үз илләрендә бирелгән таныклыкны Россиянекенә алыштырырга туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100