news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлдагы бозлавыкта сак булырга чакыра

Синоптиклар фаразлавынча, җомга һәм шимбә көннәрендә Татарстанда бераз кар явуы көтелә, юлларда бозлавык хасил булачак, ә төнлә температураның терекөмеш баганасы минус тамгасына төшәчәк.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга чакыра.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ЮХИДИ идарәсе автомобиль йөртүчеләргә машина тәгәрмәчләрен алыштырырга киңәш иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot