news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ идарәсе көчле җил һәм бозлавык шартларында иминлек чаралары турында искәртә

ЮХИДИ идарәсе Татарстанда машина йөртүчеләр көчле җил һәм бозлавык вакытында үтәргә тиешле иминлек кагыйдәләре турында искәртте. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе телеграмдагы рәсми каналында хәбәр итә.

Иртәгә, 22 февральдә, республикада һава шартлары сизелерлек бозыла. Күп күләмдә явым-төшем, күз  күремен киметә торган буран, бозлавык һәм көчле җил фаразлана.

Автомобиль йөртүчеләргә үз машиналарының техник торышына игътибарлы булырга, тормоз системасын һәм шиналарның торышын тикшерергә кирәк. Барлык оптика да эшләргә тиеш. Транспорт чаралары арасындагы дистанцияне арттырырга, тормозга кисәк басудан сакланырга, кирәк булмаганда полосадан чыкмаска һәм башка автомобильләрне узмаска кирәк, тизлек һава шартларына туры килергә тиеш.

Җәяүлеләргә шулай ук уяу булырга, машина йөртүчеләргә күренерлек булсын өчен киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot