news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ башлыгы аварияләр арта торган юллар турында сөйләде

Татарстанда ел башыннан федераль юлларда аварияләр саны, шулай ук анда юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр саны арта. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука» программасында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов сөйләде.

«Әгәр узган елның шул чоры белән чагыштырсак, федераль юлларда авария, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр саны артуын күзәтәбез», - диде республика ЮХИДИ башлыгы.

Моңа бәйле рәвештә алып баручы игътибарны федераль трассаларны «идеаль хәлдә дип әйтергә мөмкин» булуына юнәлтте. «<…> федераль юлларда тизйөрешле режим, каршы хәрәкәт полосасына чыгу юл-транспорт һәлакәтен  тагын да катлауландыра, һәм анда үлүчеләр саны күбрәк була», - дип аңлатты Гарипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100