news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮВТ АЭРОда Казанда самолетның ашыгыч төшеп утыру хәбәрен кире кактылар

Алданрак Симферопольдан Казанга очучы самолетның ашыгыч төшеп утыруы турында хәбәрләр булган иде

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Светлана Белова, Надия Шәйхетдинова). Казанда бер самолет та ашыгыч рәвештә төшеп утыруы да булмады, дип хәбәр итә ЮВТ АЭРО ның матбугат сәркатибе Әлфия Бариева.

Алданрак массакүләм-мәгълүмат чараларында әлеге авиакомпаниянең Симферопольдан Казанга очучы самолеты ашыгыч рәвештә төшеп утырган дигән хәбәрләр пәйда булган иде.

“Самолет Казанга, билгеләнгән пунктка төшеп утырды һәм төгәл билгеләнгән вакытында. Самолетның ашыгыч төшеп утыруы турында бернинди хәбәр дә булырга мөмкин түгел”, - дип аңлатты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Әлфия Бариева.

Матбугат сәркатибе сүзләренчә, юл уңаена көчле җил була. Самолетта 50 бала оча. Кечкенә пассажирларны куркытмас өчен, пилот икенче әйләнештән соң гына утырырга карар кыла. Самолет әйбәт кенә төшеп утыра.

Массакүләм-мәгълүмат чараларында хәбәр ителгәнчә, әлеге факт буенча хокук саклау органнары бернинди тикшерү дә үткәрми.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100