news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ЮВТ АЭРО» Украина санкцияләре турында: "Без Кырымга очуны дәвам итәбез"

Татарстан авиакомпаниясенең генераль директоры компаниягә карата санкцияләр кертелүне шәрехләде.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Авиакомпания очышларына Украина комачауламаячак. Бу хакта «ЮВТ АЭРО» җитәкчесе Петр Трубаев белдерде.

Искәртеп үтик: 7 октябрьдә Украина Россиягә карата санкцияләр кертте, чикләүләргә Татарстан авиакомпаниясе дә эләкте.

"Авиакомпаниягә карата санкцияләр Кырымга очышлар аркасында кертелгән, ә Украинаның бу республикага мөнәсәбәте барыбызга да билгеле. Безнең өчен бу очышлар социаль юнәлештә, ягъни балаларны, пенсионерларны ял итү урынына алып бару һәм алып кайту, шулай ук коммерция пассажирларына хезмәт күрсәтү безнең өстә. Без мөһим дәүләт бурычын үтәвебезне дәвам итеп очышларны туктатмаячакбыз", - дип белдерде «ЮВТ АЭРО» генераль директоры Петр Трубаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot