Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютуб блогер Фәгыйлә Шакирова «Кайнана самовары» китабы турында: Һәр язмада – кеше язмышы
Татар блогеры, журналист Фәгыйлә Шакированың «Кайнана самовары» дип исемләнгән беренче китабы чыкты. Китапта тәкъдим ителгән язмалар тормыш юлында очраган кешеләрнең язмышларына нигезләнеп язылган.
«Блогер һәм журналист буларак халык белән аралашып торам. Заманында Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләгәндә дә әниләр, апалар, әбиләр үзләре кичергән вакыйгаларны сөйләр һәм хис-кичерешләре белән уртаклашыр өчен ишек шакып, чират тора иделәр. Көне буе халыкның зар-интизарын, язмышларын тыңлап утыра идем. Бик күп хатлар да җибәрә иделәр. Ул вакытта аноним төркемнәр, психологларга йөрү бөтенләй булмады. «Сөембикә» журналы редакциясендә эшли башлагач, хатын-кыз язмышлары турында хикәяләр, парчалар яза башладым», - диде Фәгыйлә Шакирова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, китаптагы язмалар әдәби кысаларга кертелмәгән рәвештә бирелгән. «Бу китап үзенә күрә аерым бер жанр буларак тәкъдим ителә. Һәр язмада – кеше язмышы. Шәфкать туташларының: «Хастаханәдәге хәлләрне ничек белдең? - дип шалтыратканнары булды. Чөнки мин булган хәлләр турында яздым, аларны миңа халык сөйләде. Ханымнар, апалар сөйләп калдырган хәлләр – гыйбрәтле язмышлар. Китапны укып чыкканнан соң һәр кеше үзенә сабак алыр дип уйлыйм. Буыннан-буынга күчкән тормыш тәҗрибәсе югалып калмасын иде», - диде китап авторы.
«Китабымны апам бер күрүдә үк аерыла алмыйча бер сәгать эчендә укып чыкты. Китапта трагик хәлләр дә, кызыклы, күңелне күтәрә торган вакыйгалар да урын алды. Тышлыкта өстәл табыны янында тәрәзәгә карап торган әби сурәтләнгән. Бу апаны карагач, һәркем үзенең әбисен, күршесен, кодагыен таныячак. Киләчәктә әле берничә китап чыгарырлык материалларым бар», - диде Фәгыйлә Шакирова.
Галим язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов китапта кереш сүзендәге мәкаләсендә Фәгыйлә Шакированың гыйбрәтле вакыйгаларны, хисләренә, күңел байлыгына төреп, укучы карамагына җиткерергә тырышуы турында яза. «Фәгыйлә Шакирова һәм аның кебек йөзләрчә блогер укучыга тормыш материалын бирү буенча өр-яңа хикәяләү формаларын уйлап тапкан. Бу – шул очрак», - дип яза ул.
«Фәгыйлә Шакированың язмалары югары әхлаклылык, иманлылык һәм миһербанлылык принципларын алга сөрә. Бу язмалардагы геройлар – татар абзый-апалары, карт-карчыклары, бала-чагасы бүгенге күп кенә татарларыбыз өчен үрнәк символларга әверелә. Автор һәр язмасында милли теманы, милли тәгълиматны, рухи мирасны, символларны нигез итеп ала. Бу үзенчәлекле китап язма әдәбиятта бер матур тәҗрибә булыр, укучыларның күңелен яулар дип ышанам», - дип яза Галимҗан Гыйльманов.
«Кайнана самовары» китабын Фәгыйлә Шакирова белән элемтәгә кереп алырга мөмкин. Телефон номеры: 89393753639.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз