news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юто Хисияма Япониядә татар телен укыта башлады

Юто Хиcияма – Япониядә татар телен фәнни дәрәҗәдә беренче һәм җентекләп өйрәнүче бердәнбер япон галиме.

Юто Хисияма Япониядә татар телен укыта башлады
http://tatar-congress.org/

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Япониядән егет Юто Хисияманың күптәнге хыялы тормышка ашты. Ул Токионың чит телләр университетында татар теле укыта башлады. Бу хакта «Идел» журналына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшереп узабыз, Юто Хисияма — Япониядә татар телен фәнни дәрәҗәдә беренче һәм җентекләп өйрәнүче бердәнбер япон галиме. Яшь егет татар теле буенча докторлык диссертациясе язды. Татарстанда да белем алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot