news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазының Урыссу бистәсендә Сабантуйга бүләк җыйдылар

Ютазының Урыссу бистәсендә Сабантуйга бүләк җыйдылар
"Ютазы таңы"

Ютазы районы мәдәният йорты хезмәткәрләре милли киемнәрдә, гармун моңы астында, күңелле һәм шаян җырлар белән Сабан туена бүләк җыйды. Районда бу йоланы «Сөрән җыю» дип тә йөртәләр. Бу хакта «Ютазы таңы» сайтында хәбәр ителә.

«Сөрән жыю» - халкыбызның борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәте. Менә бүген дә, шул йолага тугры калып, Сабан туе хәбәрчеләренең шат авазларын ишетеп, бистә халкы, үз бүләкләрен тапшырды. Кайберәүләр хәтта Сабан туен оештыручыларга багышлап, үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә укып бирде. Ә сөрән җыючылар аларны биергә чакырды.

«Шулай итеп, бу атна ахырында, шимбә көнне, табигатьнең ямьле почмагына урнашкан Каклыкул авылы янында барыбызның да яраткан милли бәйрәме – район Сабан туе уза», – диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100