news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазының үзәк хастаханәсен төзекләндерү республика бюджетына 27 миллион сумга төшкән

Капиталь төзекләндерүдән соң Урыссуда үзәк район хастаханәсе ачылды.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Капиталь төзекләндерүдән соң Урыссуда үзәк район хастаханәсе ачылды. Моның өчен республика бюджетыннан 27 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта "Ютазы таңнары" хәбәр итә. 
 
Татарстанда медицина учреждениеләре төзү, аларны капиталь ремонтлау һәм камилләштерү буенча республика программасы кысаларында яңа күлмәк килгән поликлиниканы ачу тантанасына җыелган урыссулыларны, кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде. 
 
  • Быел Урыссу район үзәк хастаханәсе поликлиникасының 1200 квадрат метр мәйданы капиталь ремонтланды. Бу эшкә республика бюджетыннан 27 миллион сум акча бүлеп бирелде. Җирле хакимият ике миллион сумга якын иганә ярдәме күрсәтте.  

Район баш табибы Светлана Шакирова, иң беренче чиратта, үз хезмәттәшләренә бик тә рәхмәтле булуын әйтте. Биредә тормыш параллель режимда дәвам итте – төзүчеләр үз эшен башкарды, табиблар авыруларны кабул итте. Төзүчеләрдән калган тәртипсезлек эш сәгатеннән соң юк ителде.

Поликлиниканың беренче каты, хатын-кызлар консультациясе, функциональ хезмәт урнашкан блоклар бүген заман таләпләренә җавап бирә. Яңа керү группалары һәм ишекләр, тигез идәннәр һәм түшәмнәр, инфраструктура, уңайлы урындыклар, күзәтү камералары белән җиһазландырылган сак хезмәте һәм, ниһаять, якты дизайн, дип яза газета.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100