news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазының Урыссу химия заводы алдынгыларына бүләкләр тапшырылды

Урыссу химия заводы эшчеләре табигатькә зыян салмауларына ышандыра.

Ютазының Урыссу химия заводы алдынгыларына бүләкләр тапшырылды
yutazy.ru/news/aktual/uryssu-khimiya-zavody-eshchelre-tabigatk-zyyan-salmaularyna-yshandyra

(Ютазы, 24 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатына кандидат Ирек Салихов кичә Урыссу химия заводы эшчеләре белән дә очрашты. Производство алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Завод директоры Николай Лукин үзе җитәкли торган сәнәгать предприятиесе эшчәнлегенә кыскача анализ ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина эшчеләрне һәм кунакларны район тормышында бара торган төзелеш һәм үзгәртеп кору эшләре презентациясе белән таныштырды.

Сүз алган бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов узган биш ел эчендә депутат һәм “БлагоДарение” хәйрия фонды җитәкчесе буларак, Ютазы районы халкы тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләде.

Депутат форсаттан файдаланып, Урыссу химия заводы җитәкчелегеннән һәм эшчеләреннән атмосферага яман ис таралуда алар эшли торган заводның мөнәсәбәтен турында турыдан-туры сорады. Чөнки “Минем депутат” сайтына мөрәҗәгать иткән Урыссу халкы бу сорауны бер тапкыр гына бирми.

Әлбәттә, заводлылар үз производстволары белән табигатькә заян салмаулары турында ышандырырга тырышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100