news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазының Урыссу бистәсендә яңартылган балалар бакчасы ачылды

Ремонтка район бюджетыннан да өстәмә дүрт миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Ютазының Урыссу бистәсендә яңартылган балалар бакчасы ачылды
yutazy.ru/news/aktual/uryssu-bistsend-tagyn-ber-yaartylgan-balalar-bakchasy-z-isheklren-achty

(Ютазы, 24 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазының Урыссу бистәсендә яңартылган балалар бакчасы ачылды. Ул республиканың капремонт программасы буенча ремонтланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район бюджетыннан да өстәмә дүрт миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ачу тантанасына күп санлы кунаклар җыйналды.

Алар арасында район башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасының олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова, район мәгариф оешмалары җитәкчеләре, сәнәгать тармагы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, ветеран педагоглар һәм киң җәмәгатьчелек бар иде.

Кунакларны балалар бакчасының нәни хуҗалары сәламләде. Сүз алган район башлыгы Рөстәм Нуриев, чыннан да, республика көче белән районда бик күп объектларның капиталь ремонтлануы һәм аларның халкыбызның яшәү һәм эшләү сыйфатында яхшы чагылыш табуында зур роль уйнавын билгеләп узды.

Балалар бакчасына узган кунаклар якты уен залларын, уңайлы йокы бүлмәләрен, СанПиН таләпләренә туры килә торган санузельләрне һәм азык-төлек блогын карады.

Өлкәннәр капиталь ремонттан соң ачылган мәгариф оешмасы белән танышкан арада, балалар бакчасының танымаслык булып үзгәргән уен зонасы озын җәй буе бу көнне сагынып көтеп алган сабыйларның шат авазына күмелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100