news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазының “Сихри каләм” әгъзалары Муса Җәлил тормышын өйрәнгән

Әлеге көн Муса Җәлилнең 15 февральдә билгеләп узыла торган туган көненә багышланган.

(Ютазы, 20 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы “Сихри каләм” берләшмәсенең икенче төркем тәрбияләнүчеләре - Бәйрәкә авылы мәктәбе укучылары авыл китапханәсенә җыелганнар, дип яза районның "Ютазы таңы" газетасы. 

Әлеге көн Муса Җәлилнең 15 февральдә билгеләп узыла торган туган көненә багышланган. Аның тууына быел – 111ел. “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” дип исемләнгән әдәби кичәнең максаты - укучыларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән тулырак таныштыру, аларда ватанпәрварлык хисләре тәрбияләү, сөйләм телен баету. Кичә барышында түгәрәк җитәкчесе Гөлнар Садретдинова Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән тулырак таныштырган. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укып, фикер алышкан. Китапханәче Нәсимә Лотфуллина бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп каһарман шагыйрьгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырган. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы турындагы һәм шагыйребезнең оныкчыклары Лиза белән Михаил хакындагы сөйләшү укучыларда аеруча да зур кызыксыну уяткан, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100