news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазының “Шмель” карт-клубы командасы Башкортстанның ачык беренчелегендә җиңгән

Узышлар Стәрлетамак шәһәрендә үткәрелгән.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Стәрлетамак шәһәрендә картинг буенча узган Башкортстан Республикасының ачык беренчелегендә Татарстанның Ютазы районы “Шмель” карт-клубы команда зачетында беренче урынга чыккан. “Ютазы хәбәрләре” шул хакта шатлык уртаклашып, районның спорт һәм туризм бүлеге мәгълүматын китерә.

“Кадет” классында Тимур Фәйрүзов мактаулы икенче урынны яуласа, аның иптәше Артур Шихов өченче булды. “Юниор” классында Марат Хөснетдинов финиш сызыгын беренче булып узды, Альберт Әсәдуллин - өченче урында. “Национальный” классында чыгыш ясаган Демьян Евстафьев икенче урынга чыкты.

 

 
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100