news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазының Иске Каразирек авылы җирлегендә сыерларны аталандыру зур оешканлык белән бара

Иске Каразирек авыл җирелегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 293 баш сыер асрала.

(Ютазы, 4 июнь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы Иске Каразирек авылы җирлегендә сыерларны аталандыру бүген зур оешканлык белән бара, дип яза җирле басма.

Иске Каразирек авылында күптән түгел генә эшли башлаган модульле ветеринария пункты мөгезле эре терлекне ишле асраучы халыкны бер сөендерсә, ана малларны ясалма орлыкландыру эшенең оештырылуы исә аларга гомумән зур ярдәм булды.

Көтүне үрчетү буенча технолог Фәнүзә Хәсәншина кыска вакыт эчендә утыз башка якын сыерны каплатып та өлгергән. Сүз уңаеннан, Иске Каразирек авыл җирелегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 293 баш сыер асрала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot