news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазының Иске Каразирек авыл җирлегендә республика программасы буенча үләт чокыры төзелә

Үзара салым хисабына Яңа Каразирек авылында юл ремонтланса, Иске Каразирек авылының Яшьләр урамында чуерташ түшәлә.

(Ютазы, 2 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы таңы Иске Каразирек авыл җирлегендә республика программасы буенча үләт чокыры төзелә, дип яза җирле басма.

Үзара салым хисабына Яңа Каразирек авылында юл ремонтланса, Иске Каразирек авылының Яшьләр урамында чуерташ түшәлә, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Рамил Вәлиев.

Иске Каразирек авыл җирлегендә ут уткәргечләрне дә тәртипкә салу дәвам итә. Шушы көннәрдә 1500 метр арада электр линиясе сузылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot