news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазының Акбаш авылында гражданнар җыенында башкарылган эшләргә анализ ясадылар

Акбаш авылында гражданнар җыены узды.

Ютазының Акбаш авылында гражданнар җыенында башкарылган эшләргә анализ ясадылар
yutazy.ru

(Ютазы, 18 гыйнвар, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Шушы көннәрдә Ютазының Акбаш авылында гражданнар җыенында башкарылган эшләргә анализ ясадылар һәм 2019 елга билгеләнгән планнар турында сөйләштеләр. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

2018 елда Акбаш авылында тормышка ашкан иң зур эшләрнең берсе – ул мәчет төзелешен тәмамлау һәм тантаналы шатларда аны файдалануга тапшыру. Авылның имам-хатибы Җәүдәт Вәлиәхмәтов яңа мәчеттә никах һәм балага исем кушу мәҗлесләре узуы турында хәбәр итте. Аннан да бигрәк, көзге көннәрнең берсендә кайтып җиткән тавыш көчәйткеч аппараты авыл өстендә азан тавышын яңгыратырга мөмкинлек тудырган.

Җыенда Акбаш авылы халкы район башлыгы Рөстәм Нуриевка гыйбадәтханә төзүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен тагын бер кат зур рәхмәтен җиткерде. Шул ук вакытта алар авылда эшсезлекнең көчле булуына, яшь гаиләләрнең читкә китүенә борчылуын да яшереп калмады. 2018 елда Акбаш авылында нибары бер сабый туган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100