news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазылылар “Илһам” Бөтенроссия яшь иҗатчылар бәйгесендә II дәрәҗәле дипломга ия булды

Күптән түгел Казан шәһәренең “Баскет-холл” комплексында Бөтенроссия туган тел форумы узды.

(Ютазы, 29 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районының Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчесе “Илһам” Бөтенроссия яшь иҗатчылар бәйгесендә II дәрәҗәле дипломга ия булды, дип яза район газетасы.

Күптән түгел Казан шәһәренең “Баскет-холл” комплексында Бөтенроссия туган тел форумы узды.

Анда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Илһам” яшь иҗатчылар бәйгеләренә, Халыкара олимпиадага нәтиҗәләр ясалды. Бу чараларда безнең районыбыз укучылары да көч сынашты. Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән “Илһам” Бөтенроссия бәйгесенең “Яшь драматург” номинациясендә Балалар иҗаты үзәге каршында эшләүче “Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчесе Лиана Хәйруллина (җитәкчесе – Г.А. Садрутдинова) II дәрәҗәле диплом һәм конкурсның махсус статуэткасына лаек булды. Ул Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныфында белем ала. Бу бәйгедә шулай ук районыбызның тагын 6 укучысы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot